Бүген Казанда “Салават күпере” торак комплексы төзелешенә капсула салынды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
“Бүген башкала тормышы һәм тарихы өчен яңалык, - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин. – Без яңа микрорайон төзелешенә капсула салабыз, бу 1,5 млн кв. метр, 50 мең бәхетле казанлы дигән сүз”. Шәһәр мэры, яңа микрорайон экологик яктан чиста булачак, дип ассызыклады. И.Метшин чыгышын тәмамлаганда, Татарстан Президентына, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Дәүләт торак фондына рәхмәт белдерде.
Аннары чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Бүген без уникаль урында яңа “Салават күпере” микрорайоны проектына старт бирәбез. Без казанлыларны борчыган проблемаларны хәл итәчәкбез”, - диде.
Инфраструктура булдыру бурычы “ТАИФ” компанияләре төркеме җилкәсенә төшә.
ТР Президенты чыгышында, бу проект торак фондының иң эре проектларының берсе булачак. “Биредә шулай ук социаль объектлар да гамәлгә куелачак, - диде Р.Миңнеханов. - Биредә яши торган кешеләр социаль хезмәтләргә ия булырга тиеш. Изге юлга!”
“Мондый проектны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә мин шат, - диде Тәлгать Абдуллин. – Бу идея яшы итеп гамәлгә ашырылачак. Моның өчен республиканың иң яхшы төзүчеләре сайланып алынды”.
Сәламләү чыгышларыннан соң истәлекле капсуланы салу тантанасы булды.
Татарстан Президенты, шәһәр мэры, Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белән бергә салынган капсулада торак комплексында яшәячәк кешеләргә юллама язылган.
Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, быел 4 квартал төзелеше башлана. “Бу эшне 2015 елда төгәлләргә планлаштырабыз. Быел октябрьдә үк тагын 4 квартал төзелеше старт алачак”. 4 кварталның мәйданы 380 мең. кв. метр (6305 фатир) тәшкил итәчәк.
Торак комплекс 50 мең кешелек 19 мең фатирны сыйдырачак. Комплексның гомуми мәйданы 1 млн. 400 мең кв. метр тәшкил итәчәк.
“Биредә мәктәпләр һәм балалар бакчалары, шулай ук сәламәтлек саклау объектлары урнашачак, - диде Т.Абдуллин. – Бу Казанның иң яхшы районнарының берсе булачак”.
2015 елда биредәге фатирларда беренче өй туйлары үтәр дип көтелә. Беренче этапка 12,5 млрд сум инвестиция кирәк.