Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда WorldSkills Russia – 2014 эшче һөнәрләр чемпионаты башланды
2014 елның 16 мае, җомга
Бүген Казанда WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты- һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы ачылды. Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узган тантанада Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты- һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы Казанда 16 майдан 20 майга кадәр узачак. Анда Россиянең 40 төбәгеннән якынча 450 яшүсмерләр катнашачак. Чемпионатта 35 комплект бүләк уйнатылачак, җиңүчеләр 2014 елның октябрендә Франциядә булачак Европа EuroSkills чемпионатында катнашу хокукын алачаклар.
Катнашучыларның эшләренә Россия һәм чит илләрдән килгән 392 эксперт бәя бирәчәк.
Ярышлар “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексында узачак. Монда шулай ук сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрлек, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашында семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр булачак.
Ольга Голодец Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев исеменнән сәлам җиткерде һәм үзе дә ярышларда катнашучыларны сәламләде.
“Безнең өчен бу үзенчәлекле чемпионат, чөнки ул безнең илебезнең икътисади мәсьәләләрен хәл итәргә булышып кына калмый, ә бәлки безнең өчен иң мөһиме- һәр кешенең потенциалын ачу”,- дип белдерде ул.
Илдар Халиков чемпионат ачылышына килүе өчен Ольга Голодецка рәхмәт белдерде һәм чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләде. Ярышларда уңышлар һәм Казанда булудан матур тәэсирләр алуларын теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз