Татарстан Республикасында 40 муниципаль берәмлектә 793 күп фатирлы торак йортның 756 сында капиталь ремонт эшләре башланган. Соңгы ике атнада 69 йорт ремонтланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдергәнчә, 15 майга булган мәгълүматларга караганда, 1,5 млрд сумлык капремонт эшләре төгәлләнгән. Гомумән, программаны финанслау күләме 4,7 млрд сум тәшкил итә.
2014 ел программасына кертелгән 159 мәктәптә дә капремонт эшләре башланган, 53 процент акча үзләштерелгән, ике атнада – 11 процент. Искәртеп узабыз, программаны финанслау күләме 2,55 млрд сум тәшкил итә.
7 муниципаль районда һәм 8 объектта капиталь ремонт эшләре төгәлләнде, дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 102 объектта 300 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 17 объектта 116 җитешсезлек ачыкланган, 81 е хәл ителгән.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, 2014 ел программасына кертелгән балалар сәламәтләндерү лагерьларында ремонт барышы турында белдерде. Шулай итеп, 13 балалар сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт эшләре башланган. 15 майга булган мәгълүматларга караганда, 13 объектта да эш бара, 84,7 процент финанс үзләштерелгән (программаны финанслау күләме – 100 млн сум). Соңгы ике атнада 20,4 процент акча үзләштерелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонтны билгеләнгән срокта төгәлләүгә игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук җәйге сезонга капиталь ремонт программасына кертелгән лагерьлардан тыш, калган сәламәтләндерү объектлары да әзер булырга тиешлеген искәртте.
Социаль объектларны җылыту системасын ремонтлау программасы кысаларында, Газлаштыру фонды 16 млн сум күләмендә акча бирде, 8,5 млн сумлык 166 котёл 10 муниципаль берәмлеккә билгеләнгән. Хәзер Газлаштыру фонды районнар объектларында тикшерү үткәрә. 2014 елда 4 086 котёл урнаштырылачак.
Фәрит Хәнифов шулай ук, авылны су белән тәэмин итү программасы буенча 328 км суүткәргеч челтәре төзү, 28 артезиан скважинасы һәм 38 су башнясы урнаштыру планлаштырыла, дип искәртте. Программаның финансы 115 объект өчен 690 млн сум тәшкил итә. Бүген Газлаштыру фонды эшкә кереште, 28 скважинаның 7 борауланган.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдергәнчә, 2014 елда авылларда яктырткычлар кую программасына бүлеп бирелгән 225 млн сум акчаның 61,4 млн сумы үзләштерелгән, соңгы ике атнада – 7,7 проценты.
Төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге автоюлларда чокырларны ямау эшләре барышы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле чыгыш ясады.
Видеоконференцэлемтә кысаларында Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы турында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, 16 майга 4174 санитар-эколгик өлкәдә хокук бозулар ачыкланган, 3372 протокол төзелгән, җаваплыкка 239 юридик һәм 745 вазифаи затлар тартылган.
Рөстәм Миңнеханов санитар-экологик чараларга яшьләрне - студентлар, мәктәп балаларын, шулай ук волонтерларны активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.