Марат Әхмәтов: Республикада чәчү компаниясе тәмамлана

2014 елның 17 мае, шимбә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе 90 процентка төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Республикада 140 мең гектарга кукуруз чәчелгән, яки планда каралганның 70 проценты чамасы, шул ук вакытта кабер районнар планлаштырылганның өчтән бер өлешен генә чәчү сәбәпле, артта калган, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бүгенге көндә кукуруз, рапс, карабодай чәчәсе һәм бәрәңге утыртасы калган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республика территориясендә яңгыр аз явуына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, синоптиклар шулай ук яңгыр вәгъдә итми. Бүген туфракта булган дымны саклау зарур. Марат Әхмәтов тырмаларга тәкъдим итте, бу процесс өчен кулланыла торган заманча авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде.

Республика буенча терлек азыгы шартлы рәвештә 1 баш терлеккә уртача 8 центнер чамасы калган, хуҗалыкларны азык запаслары белән тәэмин итү зарур, дип белдерде министр. 

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, чәчүлекләрне зыян салучы бөҗәкләрдән саклауга зур игътибар бирү кирәк.

“Без, нинди һава шартлары көтүен белмибез, бөтен чараларны да күрергә кирәк – вакытында туфракта дымны саклау эшләре алып барганнар отачак”, - диде вәзгыятьне шәрехләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. “Бүген республика дымны саклаучы технологияләрне актив кулланырга тиеш, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. – Вәзгыятькә туры китереп үзгәрешләр кертергә кирәк”. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International