Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – XVIII Петербург халыкара икътисадый форумда катнашу. Искәртик, Петербург халыкара икътисадый форумы 2014 елның 22 май көнне ачыла һәм 24 майга кадәр дәвам итә. Форум эшендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашачак.
Әлеге форумның темасы – “Үзгәртеп корулар чорында ышанычны ныгыту”. Тизләтелгән геосәяси, технологик һәм структур үзгәрешләр шартларында мондый тема очраклы түгел. Форум программасы төп биш теоретик юнәлеш буенча төзелгән: "Глобаль бизнес лидерлары саммиты", "үсешне стимуллаштыру өчен куркынычлыклар белән идарә итү", "Россиянең конкурентлы потенциалын үстерү", "Яңа технологияләр белән идарә итү һәм үзгәрешләргә ияләшү", "Лидерлар белән очрашулар циклы: киләчәкне билгеләүче әңгәмәләр".
Петербург халыкара икътисади форумында 150 дөнья компаниясе һәм Россиянең 450 әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре катнашуын раслады, 62 дәүләттән 100дән артык рәсми делегация килүе планлаштырыла. Якынча мәгълүматларга караганда, Петербург халыкара икътисади форумына 6,5 меңнән артык кеше киләчәк, аларның 1,5 меңе – журналистлар.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының “Россияне берләштереп:Мәскәү-Казан беренче ватан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләүнең технологик һәм бәяләү аудиты нәтиҗәләре” сессиясендә катнашуы көтелә. Чара форумның беренче көнендә узачак.
Моннан тыш Рөстәм Миңнехановның Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында эшлекле очрашулары һәм сөйләшүләре планлаштырылган, шул исәптән «ПрайсвотерхаусКуперс» (PwC), IBM, «Метро АГ» һәм башка компанияләр вәкилләре белән.