Мәскәү-Казан югары тизлекле тимр юл магистрален төзү хезмәт мәшгульлеге зоналарына киң территорияләрнең кушылуына китерәчәк, халыкның хезмәт мобильлеген арттырачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов “Россияне берләштереп: Мәскәү-Казан беренче ватан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләүнең технологик һәм бәяләү аудиты нәтиҗәләре” сессиясендә белдерде.
Сессия бүген ачылган Петербург икътисадый форумы кысаларында узды.
Сессия модераторы – “РТЮ” ААҖ беренче вице-президентыАлександр Мишарин.
Александр Мишарин искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин әлеге проектны приоритетлы милли проект, дип атады.
Ел дәвамында кирәкле документлар ил Хөкүмәтенә тәкъдим ителде, дип әйтте Александр Мишарин, без проектның чыгымнарны каплау мәсьәләсенә җавап бирдек, ул Россиянең территориаль планлаштыру схемасына кертелгән, һәм без җирләрне резервлау өчен, законлы нигезләмә ала алдык.
Проектта дәүләт катнашуы 380 млрд. сум тәшкил итте, бу проектның гомуми бәясеннән 50%ка ким. Проектка шулай ук төзелеш дәверендә кредитлар, “РТЮ” ААҖ акчалары, субсидияләр җәлеп ителәчәк
ЮТМне төзүдән тәэсиргә килгәндә, 2030 елга гомуми бюджетка тәэсире 2,1 трлн. сум. тәшкил итәчәк.
«Эрнст энд Янг» (EY) компаниясе партнеры Ольга Архангельская проектны әзерләү кысаларында башкарылган эш турында сөйләде, ул проектны халыкара аналоглары белән чагыштырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Кытайны мисал итеп китерде. Без Кытайның зур тизлекле магистральләре булган югары технологияле транспорт булдыру юлы белән нинди уңышларга ирешүен үз күзләребез белән күреп кайттык, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Мәскәү-Казан арасындагы пассажирлар агымы елына 8 млн. кеше тәшкил итә, шулардан 4 миллионы тимер юлда пассажирлар йөртүгә туры килә. Фаразлар буенча 2020 елга бу сан 10,5 млн. кеше тәшкил итәчәк.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча ЗТМ төзү стадиясендә мультипликатив эффект түбәндәгечә булачак: эффект һәм җыелма чыгарылыш - 301,5 млрд. сум; ҖРП үсеше - 12,3 млрд. сум; бюджет эффекты - 1,8 млрд. сум.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, бүген республикада аеруча зур темплар белән инновацион Кама икътисадый кластеры үсә. Хәзер үк инде кластерда республиканың барлык табышының 50%тан артыграгы формалаша. «Трассаны үстерү кирәк дип саныйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – ЗТМ трассасы озынлыгын дәвам итәргә кирәк, бу Казан гына түгел, Чаллы һәм Екатеринбург та».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2013 елда “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган бөтенроссия сорашып белүләре күрсәткечләрен дә әйтеп үтте. Аның нәтиҗәләре буенча илдәге халыкның 80%ы Россиядә ЗТМне үстерергә кирәк дип саный.
Сессия кысаларында шулай ук Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре губернаторлары да чыгыш ясады.