Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенең стратегияне эшләү һәм лидерлыкны үстреү буенча җитәкчесе Блэр Шеппард белән очрашты

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» халыкара төркеменең стратегияне эшләү һәм лидерлыкны үстреү буенча җитәкчесе Блэр Шеппард белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенә, Казандагы 2013 елгы Универсиадада рәсми консультацияләр хезмәтен күрсәтүче буларак башкарган зур эшләре өчен, рәхмәт белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы компания белән тагын күп кенә проектлар буенча хезмәттәшлек итәргә тели.

Блэр Шеппард, үз чиратында, бүген компаниянең Казандагы офисында 200дән артык хезмәткәр эшләгәне турында сөйләде, аларның төп өлеше – Татарстан вузларын тәмамлаучылар. Казандагы офис якындагы төбәкләр белән эшли, дип билгеләде Блэр Шеппард, без хезмәт күрсәтәбез һәм эшчәнлегебезне киңәйтергә телибез.

Аерым алганда, Блэр Шеппард хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы белән багланышлар мәгариф өлкәсендә оештырыла ала, шул исәптән сәләтле яшьләр һәм балалар белән эш итүгә кагылышлы проектлар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, алдагы халыкара дәрәҗәдә Казанда узачак чаралар – 2015 елгы су спорт төрләре буенча чемпионат һәм 2018 елгы футбол буенча чемпионат - «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенә кызыклы булырга мөмкин.

Без сезнең белән хезмәттәшлекнең перспективаларын күрәбез, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, безнең эре сәнәгать предприятиеләребез һәм оешмаларыбыз – «Татнефть» ААҖ, «Ак Барс» банкы сезнең белән хезмәттәшлек итәләр, сезнең аудит хезмәтегезне кулланалар.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада бу өлкәдә игътибар зур. Без мәктәпкәчә белем бирүгә җитди карыйбыз, дип әйтте ул, Educare Сингапур компаниясе белән актив эш итәбез, аның тәҗрибәсен, заманча технологияләрен кулланабыз.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада, югары квалификацияле белгечләрне әзерләү өчен, 25 ресурс үзәге ачылачагын хәбәр итте. Компанияләрнең вузларда үз бүлекчәләрен ачулары бик мөһим, дип әйтте ул, бу базар өчен кирәкле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Зур проектларның берсе - «Иннополис» һәм аның территориясендә ИТ-университет, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Без Россиянең ИТ-башкаласы булырга телибез, һәм ИТ-университет кадрлар да әзерлиячәк, аларны җәлеп тә итәчәк.

Татарстан Президенты «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясен «Иннополис» проектында катнашырга чакырды. Без сезнең компанияне безнең стратегик хезмәттәшебез итеп күрәсебез килә.

Очрашуда «Иннополис» инновацион проектына мөмкин булган катнашучылар буларак башка компанияләрне җәлеп итү турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International