Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков мәгариф системасының БДИ-2014 уздыруга әзерлеге турында киңәшмәдә катнашты
2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков мәгариф системасының БДИ-2014 уздыруга әзерлеге турында бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты.
Бу чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Казанда трансляция Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясеннән оештырылды.
Федерация субъектлары белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, 2014 нче елда, бердәм дәүләт имтиханында якынча 750 мең укучы катнашачак, аның якынча 700 меңе – 2014 нче елда мәктәп тәмамлаучылар. Имтихан тапшыру өчен, якынча 6 мең имтихан уздыру пункты әзерләнгән.
“Быел бу имтиханның үзенчәлеге тагын шунда, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев, беренче тапкыр дәүләт аттестациясе Россия стандартлары буенча Кырым Республикасында һәм Севастопольдә уздырылачак”.
“Дәүләт имтиханы гадәти күренешкә әйләнде инде, барысы да бу йомгаклау аттестациясе формасына ияләнде, - диде Дмитрий Медведев. – Ләкин бу дәүләт имтиханы системасы идеаль дигән сүз түгел. Мәсәлән, 2013ел нәтиҗәләре буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырганда 1 меңнән артык тәртип бозу теркәлгән. Нигездә, болар имтихан башланганчы контроль материаллар белән конвертны ачуга бәйле. Икенче яктан, бу мәктәп укучыларының кәрәзле телефоннардан һәм башка техник чараларан файдалануы. Һәм экспертлар тарафыннан имтихан эшләрен объектив бәяләмәү күзәтелә, киләчәктә бу сирәк очрар дип өметләнәм.
Моннан тыш, контроль материаллары законсыз рәвештә интернетта урнаштырылды”.
“Теләсә нинди очракта да бердәм дәүләт имтиханын уздырганда тәртип бозуларга каршы көрәш дәвам итәргә тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Аннан соң, мәгариф һәм фән өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов доклад ясады. Аның хәбәр итүенчә, БДИ тапшырганда Россиядә 35 мең видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак. Камералардагы язмалар өч ай сакланачак. Шулай ук имтихан барышын 3 мең волонтер – “Гадел БДИ өчен” иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар күзәтеп торачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз