Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ һәм GE компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандумны имзалау тантанасында катнашты

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген Санкт-Петербургта «ТАИФ» ААҖ һәм GE компаниясе стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандум имзаладылар.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандумда «ТАИФ» компанияләр төркеменең энергетика, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволарын төзү һәм модернизацияләү буенча проектларны гамәлгә ашыру каралган.

Документны Россиядә/БДБдә GE президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллетт һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов имзаладылар.

Меморандум 2014-2017 елларда Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасының яңа блогын төзүне, шулай ук су технологияләре һәм процесслары өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота.

Яклар яңа этилен производствосын төзү кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында килештеләр: GE производствосы тезнологияләрен һәм җайланмаларын китерү, шулай ук эксплуатацияләнә торган сәнәгать җайланмаларын автоматлаштыру һәм мониторинглау буенча комплекслы хәл итүләрне булдыру.

Россиядә/БДБдә GE президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллетт билгеләгәнчә, «ТАИФ» компаниясе белән хезмәттәшлек – GE инновацион хәл итүләре тулы бер регион өчен ышанычлы һәм эффектив ээнегетика инфраструтурасын булдыру мисалы ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International