Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео яңа проектлар буенча фикер алыштылар.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген IBM Татарстан Республикасы базарында шактый актив эшли. Без сезнең компания белән хезмәттәшлеккә җитди карыйбыз, аны үстерергә әзербез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бруно Ди Лео глобаль логистик үзәк ачу, IBMның бөтен дөньядагы, шул исәптән Кытайда һәм Румыниядәге үзәкләре турында сөйләде. Татарстанга килгәндә исә, мондый үзәк 2014 ел эчендә Лаеш районында ачылачак.
Киләчәк хезмәттәшлек кысаларында IBM компанисея шулай ук Татарстанда консалтинг хезмәтләр күрсәтү үзәген ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итә, ул республика сәнәгать компанияләренең һәм предприятиеләренең ихтыяҗларын тәэмин итә алыр иде.
Рөстәм Миңнеханов, IBM вәкилләренә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының берәр утырышында проектларын тәкъдир итәргә мөмкин, диде. Моннан тыш, ул шушы проект кысаларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.
Хәзерге заман компанияләре өчен консалтинг хезмәтләре күрсәтү бик мөһим, бигрәк тә ИТ өлкәсендә, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең хезмәттәшлек өчен потенциал зур.
Белешмә өчен:
2008 елда IBM белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында IBM программ хәл итүләр эшләнмәләре үзәген булдыру ниятләре турындагы меморандумга имза салынган.
Татарстан Республикасы территориясендә IBM компаниясе компанияләр һәм дәүләт учреждениеләре аппарат-техник комплексын һәм инфраструктурасын оптимальләштерү һәм камилләштерү эшен Татарстан Республикасы партнер-компанияләре, аерым алганда, ICL-КПО ВС белән бергә алып бара.