Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ренессанс» холдинг идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты.
Очрашу «Ленэкспо» комплексы территориясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Renaissance Holding («Холдинг Ренессанс») – төзелеш, күчемсез мөлкәткә, энергетикага һәм сәүдәгә инвестицияләр белән шөгыльләнүче компанияләр төркеме, аңа 1993 елда нигез салынган. Холдингның әйдәүче компанияләреннән берсе - «Ренессанс Констракшн» - ул дөньяның 100 иң яхшы халыкара подряд фирмаларыннан санала һәм Төркиядә иң эре халыкара подрядчы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Төркия компанияләре “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә уңышлы бизнес алып бара. Тулаем Төркия Татарстанның иң төп икътисадый партнерларыннан берсе, диде ул.
«Ренессанс» холдингына килгәндә исә, бүген ул инвестицияләр, төзелештә, энергетикада күп санлы проектларны гамәлгә ашыру буенча уңышлы тәҗрибәгә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек өчен ачык һәм уртак проектларны төрле яклап тәэмин итәргә әзер.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Группа Сумма» компаниясе хуҗаларының берсе һәм Директорлар советы рәисе Зыятдин Мөхәммәдов белән очрашты.
Бүген «Группа Сумма» компаниясе – Россия диверсификацияләнгән холдингы, ул активларны порт логистикасына, инжинирингка, төзелешкә, телекоммуникацион һәм нефть-газ секторларына берләштерә. Компаниянең штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан. Төркем компанияләре Россиянең 40 регионында һәм чит илләрдә эшләп килә, анда 10 меңнән артык хезмәткәр санала.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәген төзү мәсьәләләре буенча фикер алышты.