Татарстан Республикасы Air Liquide («Эр Ликид») компаниясе белән алты ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Air Liquide компаниясенең баш вице-президенты Жан-Пьером Дюприйе белән очрашуда белдерде.
Очрашу Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә компания “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә техник газлар (кислород, азот, водород-азот катнашмасы) җитештерү проектын гамәлгә ашыра.
Моннан тыш, «Химград» технополисы нигезендә Air Liquide компаниясе һава продуктларын кабул итү, саклау һәм бүлү буенча станцияне төзи. Әлеге объектта төзелеш тәмамланып килә.
Air Liquide компаниясенең баш вице-президенты Жан-Пьером Дюприйе хәбәр иткәнчә, компания Татарстанда тагын бер бердәм проектны гамәлгә ашырмакчы була – ул сәламәтлек саклау өлкәсендә ашырыла һәм медицина учрежедниеләрен кислород белән тәэмин итүне күз алдында тота. «Кешеләрнең сәламәтлеге өлкәсе һәм гомумән сәламәтлек саклау бүгенге көндә безнең эшчәнлекнең үзәгендә тор», - дип әйтте ул.