Татарстан Президенты Ямал-Ненецк автономия округы һәм Архангельск өлкәсе губернаторлары белән очрашты

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Ямалдан Идел буена, углеводород чималын җиткерү өчен, магистраль торба үткәргечләрен төзү проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ямал-Ненецк автономияле округы губернаторы (ЯНАО) Дмитрий Кобылкин очрашу барышында сөйләштеләр. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы барышында узды.  

Искәртик, проектта өч регион катнаша - Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм ЯНАО, җитештерү-коммерция оешмасы - Ямал-Идел буе булдырылды.

Моннан тыш, Дмитрий Кобылкин һәм Рөстәм Миңнеханов чимал чыгару өлкәсе мәсьәләләре, Яшел Үзән судно төзү заводы продукциясе белән Ямалны тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты. Татарстан һәм Архангельск өлкәсе шулай ук судно төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр.  2014 елның августында  Яшел Үзән судно төзү заводы төзегән ике елга судносы Архангельскка тапшырылачак.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International