Рөстәм Миңнеханов: Бүген без энергия нәтиҗәлелеге буенча Көнбатыш конкурентларыннан ике-өч мәртәбә артта барабыз

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген без энергия нәтиҗәлелеге буенча Көнбатыш конкурентларыннан ике-өч мәртәбә артта барабыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара форумында «Энергия нәтиҗәлелеген арттыру: кем тизрәк- хосусый сектормы яисә дәүләтме?» панель дискуссиясе кысаларында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, энергияне сак тоту законы кысаларында Татарстанда энергия ресурсларын сак тоту буенча өч республика программасы кабул ителгән инде. Бу программалар 2000 елдан бирле ҖРП сыешлыгын 47%ка киметергә ярдәм итте, диде Рөстәм Миңнеханов.

Энергияне сак тоту системасын уңышлы рәвештә гамәлгә кертү мисалы итеп Татарстан Президенты ТКХ реформалаштыруга ярдәм фондын китерде. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт кысаларында 185 номерлы федераль закон белән билгеләнгән барлык таләпләр һәм стандартлар үтәлгән, бу энергия ресурсларын бик җитди экономияли.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Энергетика министрлыгына Татарстан Республикасы өч ел рәттән катнаша торган энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту программасы өчен рәхмәт белдерде. Бу чорда без 1,4 млрд. сум алдык, республика тарафыннан бу программага капитал салулар күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итә, шуңа өстәп, безнең эре компанияләр программаны гамәлгә ашыруга 11 млрд. сум керттеләр, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген республика гамәлгә ашыра торган проектлардан Татарстан Президенты Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм йортларга исәпкә алу төеннәре куюны атады. Ул шулай ук фатирларны җылытуны ике казанлы системага күчерү программасын да искә алды.

Тагын бер перспектив юнәлеш – җылылыкны комбинацияләнгән рәвештә эшләп чыгару. Инвесторларны җәлеп итеп, мини-ТЭЦ төзелә һәм җылылык комбинацияләнгән рәвештә эшләп чыгарыла.

«Иң мөһиме – гамәлдәге энергетика куәтләрен модернизацияләү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Мисал итеп Казанның ТЭЦ-2 китерде. Тагын бер җитди проект - ТГК-16, анда шулай ук куәтләрне арттыру дәвам итә.

Түбән Кама ТЭЦы проектында да энергия кытлыгы бар, диде Татарстан Президенты, әмма «Татнефть» компаниясе, энергия чыгымнарын киметеп, монда инвестицион проектны гамәлгә ашыра.

Кызганычка каршы, бүген без Росиядә энергия нәтиҗәлелеге буенча Көнбатыш конкурентларыннан ике-өч мәртәбә артта барабыз. Бу без начар эшләгәнгә түгел, - модернизацияләү кирәк, максималь рәвештә энергияне сак тота торган проектлар эшләргә кирәк. Мисал итеп ул минераль ашламалар җитештерүче завод төзелешен китерде, ул хәзер технологик яктан 50%ка кадәр энергияне сак тотачак.

«Түбән Камада без 1 млн. тонналык яңа этилен комплексы төзелешен башлап җибәрәчәкбез, бу проект энергияне нәтиҗәле тотачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, хәзерге заман таләпләренә туры килерлек энергетика менеджментын әзерләү бик мөһим эш. Ул республика партнерлары - «Шнайдер Электрик» компаниясенә республикага хәзерге заман җайланмаларын энергетика объектларына китереп торган өчен рәхмәт белдерде.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, энергетика җайланмалары безнең илдә җитештерелгән, диде ул, бу – бик мөһим, чөнки безнең конкуренциягә сәләтебез бүгенге көндә бөтендөнья стандартларына никадәр туры килүебезгә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International