Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире Икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки белән очрашты.
Очрашу XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Чарада Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире делегациясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм башкалар катнашты.
Гюнтер Хорцетцкины сәламләп, Татарстан Президент билгеләп үткәнчә, үткән елның октябрендә ул Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җирендә булган һәм регионның Германиядә иң алга киткән булуын үз күзләре белән күргән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, үткән елгы визит нәтиҗәләре буенча аерым юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында килешенгән. Бүген «юл картасы» проекты эшләнгән, ул сәламәтлек саклау, мәгариф һәм ИТ өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүне күз алдында тота.
Без Германия белән багланышлар актив үсүгә шатбыз, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, регионнарыбыз арасында хезмәттәшлек өчен зур резервлар бар.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, Татарстанда Германиядән инвестицияләр катнашында 80 нән артык предприятие эшләп килә, шулар арасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидент компанияләре дә бар.
Мәгариф өлкәсенә килгәндә исә, республика Россия-Германия университетына зур өметләр баглый (Туполев ис. КНИИТУ-КАИ базасында).