Татарстан инвестицион яктан кызыксындырырлык рейтингта иң югары бәяне алган регионнарның беренче төркеменә керде

2014 елның 23 мае, җомга
Татарстан Республикасы федерация субъектларының инвестицион кызыксындырырлык рейтингында иң югары бәяне алган регионнарның беренче төркеменә керде.

Бу хакта Россия Федерациясе регионнарында Инвестицион климат торышының милли рейтингы беренче нәтиҗәләренә багышланган XVIII Петербург халыкара икътисад форумы сессиясе барышында, тикшеренүләрне оештыручылар сөйләде.

Искә төшерәбез, рейтингны булдыруда Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) ВЦИОМ һәм The Boston Consulting Group катнашты. Барлыгы 7 меңнән артык эшмәкәрдән сорашып-белешү уздырылган иде.

Рейтингта барлыгы федерациянең 21 “пилот” субъекты катнашты. 2015 елдан бәяләү системасына барлык 85 регион керер дип көтелә.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы, иң яхшы күрсәткечле Калуга өлкәсе (рейтингта беренче), Ульяновск өлкәсе, Красноярск крае һәм Кострома өлкәсе белән бер рәттән беренче төркемгә керде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International