Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең Күзәтчелек Советы һәм Советы утырышы бүген Санкт-Петербургта Ассоциациянең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендә үткәрелде.
Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советының рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.
Утырыш барышында РИРА башкарма директоры Иван Бортник 2013 елга Ассоциациянең еллык хисабын тәкъдим итте, шул исәптән кластерларны үстерү, федераль һәм региональ законнарны камилләштерү механизмнарын булдыру буенча дискуссион мәйданчыкларны оештыру турында да сөйләде.
Ассоциация әгъзалары РИРАнең 2014 елга эш планы турында сөйләштеләр.
Регионнарның инновацион үсешен бәяләү системасын әзерләү кысаларында башкарылган эш турында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Регионнарның инновацион үсешен 23 күрсәткеч буенча бәяләү каралган (шул исәптән кадрлар потенциалы, инновацион-җитештерү кластерлары булу һәм башкалар).
Регионнарны болай бәяләүнең бурычларының берсе – федерация субъектлары үсешенә этәргеч бирү, шулай ук инновацион товарлар җитештерүнең һәм хезмәт күрсәтүнең күләмен, аларны куллануны арттыру.
РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович утырыш барышында Ассоциация әгъзаларына үз эшчәнлекләрендә бюрократлаштыруны булдырмаска өндәде, ә иң мөһиме – эшмәкәрлекнең реаль үсешенә шартлар тудыру.
Утырышта Ассоциация әгъзалары Рөстәм Миңнехановны янә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советының рәисе итеп сайладылар.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ышанулары өчен рәхмәт белдерде һәм РИРАнең бөтен юнәлешләр буенча эше уңышлы барганын билгеләп үтте. 2013 елда башланган проектлар бүгенге көндә инде эшләп киләләр, регионнарның алга таба үсеш өчен нигезләре бар.
Утырышта катнашучылар Төмән өлкәсенең Россия Инновацион регионнары ассоциациясенә керергә гаризасын расладылар.
Тулырак мәгълүмат - http://www.i-regions.org/