Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Түбән Кама шәһәрендә республика масштабында бәйрәм үткәрү турында Татарстан Республикасы Президенты 2013 елда карар кылды.
“Нефтехимик” боз сараенда узган тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Россия Химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Александр Ситнов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмнең рәсми өлеше башланганчы кунаклар республиканың иң эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең инновацион продукциясе, шулай ук Татарстан мәктәп укучыларының оригиналь техник идеяләре күрсәтелгән күргәзмә белән таныштылар.
“Нефтехимик” боз спорт сарае аренасында башланган матур бәйрәмдә биш меңгә якын кеше катнашты: Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, вуз укытучылары һәм студентлары, иң яхшы химия укытучылары, республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән укучылар катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгышында ассызыклаганча, “Татарстан химиясе һәм нефть химиясе предприятиеләре республика икътисадында төп урыннарны формалаштыра, регионның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә”.
Химия тармагының хезмәткәрләрен һәм ветераннарын шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин тәбрикләде.
Бәйрәмдә нефть химиясе тармагының иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләделәр. Бүләкләр һәм бәләк сертификатлары тапшырылды.
Химикларның хезмәт династияләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид династияне чакырдылар. Аларның гомуми хезмәт стажы 120дән алып 1800 елга хәтле тәшкил итә. Фәрид Мөхәммәтшин сүзләренчә, «нәкъ менә шундый династияләрдә безнең сәнәгать көче, бу иң әйбәт гадәт - тәҗрибәне һәм гаилә һөнәрен нәселдән-нәселгә тапшыру».
Тантаналы чараның йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул әлеге бәйрәмне һәм республиканың бөтен потенциалын күрсәткән күргәзмәне әзерләүчеләргә рәхмәт белдерде: «Бүген Татарстан Республикасы – Россиянең иң алдынгы нефть химиясе регионнарының берсе, ә Түбән Кама – инде Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең дә нефть химиясе башкаласы ул, бу сезнең казанышыгыз. Рәхмәт сезгә!»
Котлау сүзләреннән соң Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шуннан тантаналы чара концерт белән дәвам итте.