Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда бүгенгә 996,8 мең квадрат метр торак йорт тапшырылган
2014 елның 24 мае, шимбә
Республикада 23 майга 996,8 мең кв. м. торак йорт тапшырылган, ул еллык йөкләмәнең 41,6%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Социаль ипотека программасы буенча 23 майга гомуми мәйданы 82,6 мең кв.м. булган, 1 мең 457 фатирлы 36 йорт тапшырылган. 2014 елга арендага бирелә торган төзелеш программасы кысаларында гомуми мәйданы 52 мең 913 кв.м. булган 52 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Дәүләт торак фонды программасы буенча гомуми мәйданы 41 мең 492 кв.м. булган 11 торак йорт төзелеше бара. Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, тузган торактан күчерү программасы буенча Фондның акча лимиты 2014 елга 894 млн. 184 сум тәшкил итә.
Күп фатирлы инвестицион торак йорт программасы буенча техник әзерлек уртача 2% ка арткан. Планлаштырылганның 121 ннән 44 йорт тапшырылган.
Ирек Фәйзуллин Авыл клублары программасы буенча Лаеш райрнының Олы Кабан авылында эшләрнең төгәлләнүен белдерде. Рәсми ачылышы 26 майга билгеләнгән. Авыл кллублары программасы буенча 2014 елга 47 клуб төзелеше планлаштырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз