Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга «Каравон» рус халык бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән һәр елны кунакчыл Лаеш җирендә уздырыла торган якты һәм дәртле рус халык бәйрәме Каравон белән тәбрик итәм!
Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен елдан-ел үзенә күбрәк җәлеп иткән Каравон бүген Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә киң танылды. Күренекле халык бәйрәмнәренең башкалары белән бергә, ул лаеклы рәвештә республиканың мәдәни визит карточкасына әйләнде.
Гасырлар аша килеп, православие мәдәнияте, рус халкының җыр сәнгате һәм гореф-гадәтләренең иң гүзәл традицияләрен туплаган Каравон безне яхшылыкка һәм үзара килешеп яшәүгә өйрәтә, туган телгә, игелекле эшләргә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияли, үз тарихи башлангычларына хөрмәт уята. Болар барысы да – кешелек тарихының җуелмас рухи кыйммәтләре. Мәдәният елында аларны үстерү һәм популярлаштыру аеруча зур әһәмияткә ия.
Каравонның ватаны – Рус Никольское авылында, халык традицияләре белән беррәттән, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең үсә баруы да яхшы күрсәткеч булып тора. Әлеге җирлектәге төп истәлекле урыннарның берсенә әверелгән, авыл халкының дини тормышында үзәк урынны биләп торган Изге Николай Чудотворец борынгы храмы бөтен ил ярдәме белән яңадан торгызылды.
Каравон мисалында рус халкының иҗади мөмкинлекләре никадәр киң булуын, аның тынычлыкка, матурлыкка, гармониягә һәм бердәмлеккә омтылышының көчле икәнен тагын бер тапкыр аңлыйсың. Әлеге гүзәл бәйрәм озак еллар буена безне үзенчәлеге һәм күпкырлы булуы белән сөендереп торсын. “Каравонда катнашучыларга һәм кунакларга ихластан күтәренке күңел, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш телим! Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов».