Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Мәҗлес Советы рәисе Рефат Чубаров, Кырым Республикасы Министрлар Советының рәисе урынбасарының вазыйфаларын башкараучы Ленур Ислямов, Мәҗлес Советы рәисе урынбасары, Бакчасарай халык советы депутаты Әхтәм Чийгоз, Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров, Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлык генераль директоры урынбасары Али Абдуллаев катнаштылар. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Закиров катнаштылар.
Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе Казанга кичә кич килде. Бүхген кунаклар Бөтендөнья татар конгрессында булганнар, анда БТК белән 2014-2018 елларга хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган. Шулай ук делегация вәкилләре Казан Кремлендә экскурсиядә йөргәннәр.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты мондый үзара визитларның әһәмиятен ассызыклады. «Хәзер кырым татарлары тормышында мөһим чор, шуңа күрә кырым татарлары ихтыяҗлары, алар язмышы уңай киләчәкле булуы әһәмиятле, - ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Һәм бүгенге Россия кысаларында Татарстанның яшәү тәҗрибәсе сезгә файдалы була».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кырым үсеше стратегиясендә кырым татар халкының ихтыяҗларын билгеләргә кирәк. Бу макстатта кырым татарларына Татарстан белән берлектә федераль үзәк белән конструктив элемтә урнаштырырга кирәк.
Аерым Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекне имзалау өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге документ бик әһәмиятле, ул безнең бердәмлекне һәм мәсьәләләрне бергә хәл итәргә әзерлегебезне күрсәтә», - дип саный Татарстан Президенты.
Очрашу барышында катнашучылар Кырым татарлары Мәҗлесенең Татарстан җитәкчелеге белән багланышлары мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.