“БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” форумында катнашучыларга Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр

2009 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Казандагы “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумында катнашучылар һәм анда килгән кунаклар өчен Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр.
Шуны искәртик: форум 16 нчы – 17 нче апрельдә Татарстан башкаласында уза. Ул Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган.
Күргәзмәне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар карап чыкты.
Республикада кайбер инновацион проектларны тормышка ашыру һәм, гомумән, инновацион механизмнарны икътисадта куллану турында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов сөйләде.
Венчурлы проектларга һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын кунакларга Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының мәгълүматлар базасында 2 меңгә якын проект бар, шуларның 180е буенча эшләр башланып киткән. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының гомуми инвестицион портфелендә якынча 5,5 млрд. сум бар. “Фондның үзенчәлеге шунда: ул проектларга башлангыч стадиядә, интеллектуаль милек барлыкка килгән чорда ук ярдәм итә”, - диде Айнур Айделдинов. Фондның төп бурычларыннан берсе – югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнештә тору, яңа сәләтле кешеләр һәм проектлар эзләү. Файдалы казылмаларны тикшерү өчен кирәкле “Зонд белән нокталы электромагнит тикшерү методы базасында углеводородларны геологик тикшерү аппаратурасы” дигән проект турында ул тулырак сөйләде. “Бу проектның интеллектуаль милке бүген үк яклау тапты”, - дип билгеләп үтте Айнур Айделдинов.
2013 ел Универсиадасына әзерлек турында “Универсиада-2013 дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов сөйләде. Ул Казанга дөньяның 170 иленнән 10 меңнән артык спортчы килергә тиешлеген әйтте. 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын үткәрү вакытында 64 спорт объекты файдаланылачак, аларның 28е әзер, калганнарын төзеп бетерергә кирәк.
Евгений Примаковка “Татнефть” ААҖ нең углеводородлар табу өлкәсендәге казанышларын да тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, Татарстанның битумнар табу һәм эшкәртүнең заманча технологияләрен белгән һәркемне хезмәттәшлек итәргә чакыруы турында әйтелде (республикада якынча 6 млрд. тонна битум запасы барлыгы ачыкланган).
Күргәзмә кысаларында кунакларга шулай ук “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Горький исемендәге завод” ААҖ нең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Идея” һәм “Химград” технопарклары күрсәтелде.
Аларны карап чыкканнан соң, “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумын ачу тантанасы булды.
Форумда катнашучыларны Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде.
Бүгенгә форум программасына “Идея” технопаркында булу, тематик “түгәрәк өстәл”ләр эше кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International