Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының еллык җыелышы булды. Хисап доклады белән холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Хисап елында “Татнефтехиминвест-холдинг” Татарстанның нефть, газ, химия комплексы өчен яңа технологияләр һәм проектлар эзләүне дәвам иткән. Продукциянең һәм чималның яңа төрләре буенча базарларга һәм технологияләргә анализ ясалган. Россиядә һәм дөньяда сланецлы газ табу һәм куллану өлкәсендә тенденцияләр өйрәнелгән. Калдыкларны эшкәртү производствосын булдыру өчен, ТР урман хуҗалыкларының чимал базасы өйрәнелгән.
“Ямал-Идел буе” проектын алга җибәрү “Холдинг” өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Җыелыш холдингның яңа Директорлар советын сайлады, аның составы 2 кешегә – 24 кешегә кадәр артты. Аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутднов, ТР Президентының нефть һәм нефть, газ ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, ТР Президентының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов керде.
Респубилка компанияләре җитәкчеләре советның әгъзалары булды: “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингы гендиректоры Валерий Сорокин, “Татнефть” ААҖ гендиректоры Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, аның беренче урынбасары Владимир Бусыгин, “Казаньоргсинтез” гендиректоры Фәрит Миңнегулов, “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев һ.б.
Җыелыштан соң, советның беренче утырышында аның рәисе итеп кабат Рөстәм Миңнеханов сайланды. Холдингның генераль директоры Рафинат Яруллинның вәкаләтләре озайтылды.