Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: ”БТА-Казан” банкы проблемасы хәл ителде”
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә “Татфондбанк” белән бергә Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган, “БТА-Казан” банкын финанс яктан сәламәтләндерү механизмы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгуга гына түгел, ә бәлки банкның киләчәге уңышлы булачагына ышанырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында узган махсус матбугат конференциясе барышында белдерде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, “Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников һәм “ТФБ-Холдинг” ҖЧҖ директоры, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ акционеры Роберт Мусин катнашты.
Валерий Мирошников хәбәр иткәнчә, Россия банкының үтенече буенча Кертемнәрне иминләшттерү агентлыгы “БТА-Казан” банкының финанс хәлен тикшерде. Банкның хәле катлаулы булып чыкты. Нәтиҗәдә “БТА-Казан” банкының лицензиясен алу түгел, бәлки финанс яктан сәламәтләндерү турында карар кабул ителде.
“Без яхшы инвестор табарга тырыштык, ул – “Татфондбанк” булды,-дип хәбәр итте В. Мирошников.
Кичәге көннән “БТА-Казан” банкында Кертемнәрне иминләштерү агентлыгының вакытлы администрациясе эшли, алар алдында берничә төп бурыч тора. Шуларның беренчесе – кертем кертүчеләр белән мәсьәләләрне хәл итү. “Алар хәзер борчылмаска мөмкин, аларның барлык кертемнәренә нормаль режимда хезмәт күрсәтеләчәк”,- дип ышандырды В.Мирошников.
“Безнең бүген мондый уңышлы вариант табуыбыз бик яхшы. Якындагы елларда финанс яктан сәламәтләндерүдән соң, “БТА-Казан Россиянең иң ышанычлы банкларының берсе булыр”,- дип белдерде Евгений Богачев.
Роберт Мусин банкның киләчәктәге үсеш стратегиясен эшләргә кирәк, дип сөйләде.
“Бүген “БТА-Казан” белән “Татфондбанк”ны стратегик берләштерү теләге юк”,- диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов банкны сәламәтләндерү процессы белән җитәкчелек итүне Илдар Халиковка йөкләде. Аңа “Татфондбанк”ның күзәтчелек советын җитәкләү тәкъдим ителде. “Татарстан җитәкчелеге банкның катлаулы мәсьәләләре тулысынча хәл ителгәнче Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итәчәк”,- дип хәбәр итте Илдар Халиков.
Шуның белән бергә,ТР Хөкүмәте башлыгы, аның күзәтүендә финанс яктан закон бозуларны тикшерү булачагын белдерде. “Тикшерүләр тулы булачак, тикшерү материаллары тулысынча хокук саклау органнарына тапшырылачак, гаеплеләр җәзасын алачак. Бу безнең принципиаль позиция”,- дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз