Рөстәм Миңнеханов: Безнең конкуренциягә сәләтебез энергиянең нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тотуның хәзерге заман технологияләрен куллануга бәйле

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Безнең конкуренциягә сәләтебез, икътисадның киләчәк үсеше энергиянең нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тотуның хәзерге заман технологияләрен куллануга бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу «Корстон» кунакханә комплексында «Данфосс –Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары» энергияне сак тоту технологияләре буенча конференция эшен башлар алдыннан узды.

Чарада шулай ук «Данфосс» (Danfoss A/S) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Нильс Бьорн Кристиансен, «Данфосс Россия» генераль директоры Михаил Шапиро, Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклерга шушы очрашуны һәм конференцияне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Даниядә эшләнгән энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеге технологияләрен актив куллана, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бу өлкәдә Дания коллегалары тәҗрибәсе республикада яңа шәһәрләр, шул исәптән «Иннополис» юлдаш шәһәрчеген, «Смарт Сити Казан»ны төзегәндә һәм яңа проектларны гамәлгә ашырганда киң кулланылачак.

Татарстан Президенты, бу компания белән хезмәттәшлек итү өчен уртак омтылышлар бар, диде. Безнең торак фонды, социаль, спорт инфраструктурасы бик зур, һәр җирдә без энергияне нәтиҗәле итүче технологияләр кулланабыз. «Татнефть» компаниясе – бүген республика энергияне иң күп тотучыларның берсе. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «Татнефть» ААҖ энергияне сак тоту өлкәсендә күп эшләр башкара.

Ул шулай ук «Данфосс» җитәкчелегенә югары уку йортлары белән элемтәләр урнаштырырга тәкъдим итте.

Сезнең компания Татарстанны партнер буларак кына түгел, ә бизнес үсеше өчен мәйданчык буларак та карый ала, диде.

Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер, үз чиратында белдергәнчә, Татарстан Республикасына визитын бик мөһим саный. Ул Татарстан турында хезмәттәшләреннән күп ишеткән, күбесенчә уңай бәяләүләр. Бу регион үзенең яхшы инвестицион климаты белән аерылып тора, дип әйтәләр, диде ул.

Минем бурыч – Дания компанияләрен ил регионнарда бизнес алып баруга җәлеп итү, бүгенге конференция моңа ярдәм булыр дип өметләнәм.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, гамәлдәге сәнәгать җитештерүләрен модернизацияләү, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, урта сыйныф булдыру – Татарстанның үсеш нокталары.

«Данфосс» (Danfoss A/S) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Нильс Бьорн Кристиансен аның компаниясе барлык энергияне нәтиҗәле тотучы технологияләрне куллана.Без Татарстан Республикасында үз мөмкинлекләребезне арттырачакбыз, икътисадка инновацияләр кертәчәкбез.

Аннары очрашуда катнашучылар «Данфосс –Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары» энергияне сак тоту технологияләре буенча конференциягә юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International