Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2014 елның 29-30 май көннәре). Адана шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Адана провинциясе губернаторы урынбасары Җамалетдин Җантүрк каршы алды.
Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул Мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак.
Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов “Хаҗи Сабанҗи Адана” оештырылган сәнәгать зонасына барачак, “Кастамону Энтегре”, “Огуз текстиль” компанияләренең җитештерү мәйданчыкларын карый, шулай ук төрек бизнесы вәкилләре белән очрашулар уздыра.
Моннан тыш, 2014 елның 30 маенда Рөстәм Миңнеханов Тарсус шәһәренә барачак, анда “Азнакай” шәһәр паркын карый, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр сала. Шул көнне Рөстәм Миңнехановның тагын “Шишеҗам” декоратив пыяла фабрикасына һәм “Чукурова Макина”, “Колуман” компанияләре эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Президентын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар озата йөриләр.