Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи белән очрашты.
Очрашу бүген Төркия Республикасының Мәрсин шәһәрендә булачак Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды.
Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары–сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Төркия Республикасында Россия Федарациясе Илчелеге киңәшчесе Александр Епифанов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Нихат Зәйбәкчи Татарстанның, Россия регионы буларак. Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуда һәм үстерүдә аерым ролен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, якын киләчәктә ике ил арасында тышкы товар әйләнешен 100 млрд. долларга кадәр җиткерү планлаштырыла. Татарстан беләнТөркия багланышларына килгәндә исә, Нихат Зәйбәкчи фикеренчә, бүген, татар-төрек уртак компанияләре бизнесын булдырып һәм үстереп, хезмәттәшлекне югары дәрәҗәгә чыгару мөһим. Якын киләчәктә Татарстанда Төркия компанияләре күбрәк булачак, һәм без ышанабыз: республикада алар өчен уңай шартлар тудырылыр, диде Төркия Республикасы икътисад министры.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Төркия Республикасы җитәкчелегенә ргиональара хезмәттәшлекне үстерү өлкәсенә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә тагын берничә төрек предприятиесе ачу көтелә. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда 278 төрек компаниясе эшләп килә. Рөстәм Миңнеханов аларның саны артыр дип өмет белдерде.
Очрашу азагында яклар истәлекле бүләкләр алмаштылар.