Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында сәнәгать җитештерүләрендә булды

2014 елның 30 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында «Ашут Файбергласс» пыяла җепселләреннән торбалар җитештерү заводында булды (Мәрсин шәһәре).

Танышу экскурсиясе барышында ТР Президентын Мәрсин провинциясе губернаторы (Төркия Республикасы) Хәсән Басри Гүзәлоглу һәм Мәрсин шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар озата йөрде.

Мәрсин шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, «Ашут Файбергласс» компаниясе идарәсе рәисе Шәрәфетдин Ашут предприятие эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Компания энергетика компанияләре, нефть химиясе тармагы ихтыяҗлары өчен пыяла җепселләрдән торбалар җитештерә. Торбалар диаметры 25 миллиметрдан алып 25 метрга кадәр. Кунаклар җитештерү мәйданчыкларын карап чыктылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Шишеҗам» компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Бу – пыяла сәнәгате өлкәсендә Төркиядә беренче холдинг. Бүген завод йорт хуҗалыгы өчен пыяла савыт-саба, пыяла тартмалар, лента һәм химия пыяласы җитештерә. Компания рәисе һәм генераль директоры Әхмәт Кырман предприятиене үстерү планнары турында сөйләде һәм, ул искә төшергәнчә, 2014 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасында җитештерү ачу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International