Татарстан төрек бизнесы өчен гаять зур Россия базарына чыгу мәйданчыгы була ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Мерсин шәһәрендә узган Татарстан-Төркия эшлекле форумында белдерде.
Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар бар.
Татарстан-Төркия эшлекле форумындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы җитәкчелегенә үзара хезмәттәшлек үсешенә биргән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Төркия Татарстан территориясендә теркәлгән чит ил капиталлы предприятиеләр буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә андый компанияләр 278. Быел “Алабуга” МИЗ территориясендә тагын берничә төрек заводы ачу планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия республикасы белән багланышларның югары дәрәҗәсе канәгатьләндерә, әмма шул ук вакытта бик зур икътисадый потенциал бар һәм аны ике яккак да эффектив кулланырга кирәк.
«Татарстан сезнең өчен гаять зур Россия базарына “керү ишегенә” әйләнүен телибез. Шуның өчен бөтен кирәкле шартларны булдырырга тырышырбыз”, - дип әйтте Татарстан Президенты.
Форумда катнашучылар алдында Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зәйбәкчи чыгыш ясады. Ул Татарстан-Төркия форумы үзара уңышлы хезмәттәшлеккә яңа чикләр ачыр дип ышануын белдерде.
Татарстан-Төркия форумы кысаларында берничә килешү имзаланды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зәйбәкчи катнаштылар.
“КИП “Мастер” ААҖ генераль директоры Максим Стеблов һәм “Колуман” компаниясе генераль директоры Канн Сактык ике компания арасында аренда буенча килешү имзаладылар.
Тугандаш шәһәрләр арасында хезмәттәшлек турында протоколны Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм Мерсин шәһәре мэры Борханетдин Коджамаз имзаладылар.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев һәм Мерсин шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфетдин Ашут палаталар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Төркия Республикасының Тышкы икътисадый элемтәләр буенча комитет арасында хезмәттәшлек турында килешүне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төркия Республикасының Тышкы икътисадый элемтәләр буенча комитеты рәисенең урынбасары Җиһан Җадемир имзаладылар.
Шуннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Төркия Республикасының Палаталар һәм биржалар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төркия Республикасының Палаталар һәм биржалар берлеге әгъзасы Шахин Билгич куйдылар.