Рөстәм Миңнеханов Төркиянең кайбер эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты

2014 елның 30 мае, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Чукурова Макина компании» идарәсе рәисе Али Самса Карамәхмәт белән очрашты.

Очрашу «Чукурова Макина» заводы территориясендә узды, анда Мәрсин провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар катнашты.

Кунакларга компания эшчәнлеген кыскача тәкъдир иттеләр.

«Чукурова Макина» – «Чукурова Групп» холдинг компаниясенең сәнәгать техникасы маркасы. Төп бизнесы машина төзелешендә, төзелеш индустриясендә, транспортта һәм энергетикада тупланган.

«Чукурова Групп»ка 139 компания керә, шул исәптән 19ында чит илләр инвестицияләре катнашкан. Холдингның гомуми әйләнеше елына 4 млрд. долларга җитә. Компаниягә 1968 елда нигез салынган һәм ул башта John Deere (АКШ) америка корпорациясе лицензиясе буенча авыл хуҗалыгы һәм урман әзерләү техникасы җитештергән. 2001 елдан башлап Тарсус шәһәрендәге Cumitas заводында, Liebherr немец компаниясе белән берлектә, төяүче экскаваторлар җитештерү проектын эшләүгә керешкән. Хәзерге вакытта компаниянең җитештерү куәте 2000 берәмлек техника.

2010 елдан алып компания «АлАЗ ҖБ» ААҖ (Татарстан) белән хезмәттәшлек итә, 2014 елдан аның мәйданчыгында сәнәгать җыюна керешелгән.

Бүген тәкъдир итү барышында видеоконференцэлемтә режимында «АлАЗ ҖБ»дә җыелган беренче экскаватор күрсәтелде.

Аннары Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Колуман» холдингы заводында булды. Шулай ук Татарстан Президенты «Колуман» холдингы идарәсе рәисе Мостафа Колуман белән очрашты. Ул компаниянең үсеш планнары турында сөйләде.

«Колуман» гаилә предприятиесе 1965 елда төзелгән. Бүген «Колуман» компаниясе «Мерседес-Бенц Тюрк» (йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерү) акционеры һәм Төркиянең 100 иң алдынгы предприятиеләре арасына керә. Ел саен холдинг әйләнеше 582 млн. евро тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов Мостафа Колуман әфәндене якын киләчәктә Татарстан Республикасы территориясендә Төркия компанияләре җитештерүләре ачылу тантанасына чакырды.

Татарстан Президенты «Колуман» компаниясе җитештерүләрен Татарстан Республикасында урнаштыру белән кызыксынды һәм проектны гамәлгә ашыруда ярдәм вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International