Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсен уздырды
2014 елның 31 мае, шимбә
Татарстан Республикасында йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 40 муниципаль районда 793 объектның 784ендә башланган. Ике атна өчен динамика 28 йорт тәшкил итә. 6 муниципаль районда 12 объектта эшләр графиктан 20%ка артта бара.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык (ТКХ) министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Киңәшмәне ачып, ТР Премьер-министры, бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкилләре республика районнарында һәм алар видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә катнашты, дип белдерде. Аларның районнарга баруы кайбер объектларны төзү барышын һәм эш графикларын башкаруны тикшерү белән бәйле.
Бүгенге көндә республикада, Татарстан Республикасы Президенты карарлары ярдәмендә, күп программалар барлыкка килде һәм күп кенә социаль объектлар төзелә, диде Илдар Халиков, аеруча, авыл җирлегендә. Төзүчеләр өчен мөһим этап башланды – җәйге сезон, бу чорда якынча 7,5 мең объектны төзергә һәм төгәлләргә өлгерергә һәм моны вакытында, сыйфатлы итеп эшләргә кирәк. Илдар Халиков сүзләренчә, халык бу объектларны көтә, бу - ФАП, авыл клублары, балалар бакчалары.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлауга килгәндә, 2014 елның 29 нчы маена барлык 159 объектта эш алып барыла, үзләштерү – 62 процент. 7 муниципаль районда 8 мәктәптә эш төгәлләнгән.
ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 110 объектта 345 тикшерү уздырган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 18 объектта 198 тәртип бозу ачыкланган, шуларның 94е бетерелгән.
2014 нче елда “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын финанслау күләме 539,6 млн.сум тәшкил итә, социаль өлкәнең 135 объектында уңайлыклар булдырыла. Бу физкультура һәм
спорт, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү, инвалидларны реабилитацияләү, сәламәтлек саклау, мәдәният, урта махсус белем бирү учреждениеләре.
29 нчы майга, “Ачык Татарстан” мәгълүмат порталы буенча, бу программа буенча эшләр Спас районында һаман башланмаган әле.
2014 нче елда мәктәпләрдә уңайлыклар булдыруга килгәндә, программаны финанслауның гомуми лимиты - 271,9 млн.сум, шул исәптән Россия бюджетыннан 113,5 млн.сум, Татарстан бюджетыннан - 158,4 млн.сум. 2014 нче елда 104 мәктәптә уңайлыклар булдырыла. Программага 42муниципаль районда белем бирү учреждениеләре кертелгән. “Ачык Татарстан” мәгълүмат порталы буенча, эшләр барлык 42 муниципаль районда алып барыла.
Ирек Фәйзуллин шулай ук газ, электр энергиясе һ.б. өчен түләүләр буенча бурычлары булган муниципаль районнар белән эш баруы турында хәбәр итте.
Илдар Халиков район башлыкларыннан бу мәсьәләгә бик нык игътибар итүләрен сорады. Аның сүзләренчә, бүген бурычлары булмаган унлап район бар. Мондый районнарда үз эшләрен яхшы һәм тыныч башкаралар, һәм бу - башка районнар өчен үрнәк, диде Илдар Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз