Рөстәм Миңнеханов «ИКЕА МОС» ҖЧҖ башлыгы белән очрашты

2014 елның 3 июне, сишәмбе

«ИКЕА МОС» ҖЧҖ генераль директоры Армин Микаэли белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хайруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Армин Микаэли хәбәр иткәнчә, «ИКЕА» һәм «МЕГА-Казан» сәүдә үзәге Татарстанның берәмләп сату базарында иң эре катнашучыларының берсе. Республикада компаниянең инвестицияләр күләме 4 млрд сум тәшкил итә, 2014 елда гына «МЕГА-Казан» сәүдә үзәгенең хуҗасы «ИКЕА МОС» 235 млн сум салымнар түләде, «ИКЕА Дом» - 245 млн сум. Казанда хезмәткәрләр саны – 2500 кеше тирәсе, ел саен Татарстан Республикасы башкаласындагы сәүдә үзәгендә 12,5 млн кеше була.

Армин Микаэли Рөстәм Миңнехановка «МЕГА-Казан» сәүдә үзәгенә транспортта барып җитү мөмкинлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр ясады.

Татарстан Президенты, үз чиратында, Казан өчен «ИКЕА» компаниясенең, эре салым түләүче һәм эш белән тәэмин итүче буларак, әһәмиятлеген билгеләде, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә «ИКЕА» компаниясе вәкилләре белән берлектә әлеге тәкъдимнәрне игътибар белән өйрәнергә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International