Бүген Казанда атаклы совет авиаконструкторы Андрей Туполевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Һәйкәлне ачу тантанасында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Сергей Шойгу бүгенге чараны истәлекле дип атады. «Андрей Николаевич Туполевның ил алдында, авиация алдындагы, кораллы көчләр алдындагы казанышлары әйтеп бетергесез, - дип белдерде С.Шойгу. - Бу сугыш еллары да, Төньяк полюс аша очу да, беренче рекорлар да, әлбәттә, безнең стратегик авиациябез дә. Болар барысы да - Туполев, Туполев, Туполев!»
Ул ассызыклаганча, Россия бу кешегә чиксез рәхмәтле, аның аркасында Россия хәрбиләрендә иң куркыныч корал бар.
«Бу самолетлар күптәннән корал итеп алынган һәм әле дә илнең куркынычсызлыгын тәэмин итеп торучы куркыныч, гайрәтле көч булып калалар», - дип ассызыклады РФ оборона министры.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук һәйкәлне ачу белән котлады. «Туполев белән безнең авиация заводының, авиация интститутының бөтен тарихы бәйле», - дип искәртте Р.Миңнеханов.
Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян чыгышында 2013 елда Россиядә Андрей Туполев тууына 125 ел тулуы билгеләнгәнен искәртте. «Казанда һәйкәлне ачу да - атаклы кешегә хөрмәт күрсәтү. Шул ук вакытта бу "Туполев"ААҖ, Казан авиация заводы үсеше буенча безнең алдагы җаваплылык та», - дип белдерде М.Погосян.
Авиаконструктор оныгы Андрей Алексеевич Туполев шулай ук рәхмәт сүзләрен әйтте һәм "Ту" самолетларының бөтен тарихы диярлек Казанга бәйле икәнен билгеләде.
Хәрби оркестр уйнап җибәргәч, кунаклар һәйкәлдән япманы тартып төшерделәр һәм аңа чәчәкләр салдылар.