Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов белән очрашты

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу Халыкара мәгълүмат үзәгендә (МИЦ) Казнда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый чара чит ил вәкилләренә Россия һәм аның төбәкләренең күптөрлелеген һәм үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Президенты кыскача республика икътисады һәм аның берничә тармагының үсеше турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше – төп тармаклар. Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авыл хуҗалыгы да әһәмиятле. Авылларда фермерлар хуҗалыкларын оештыру, аларның үсеше һәм шәхси хуҗалыклар турында сөйләде. Гомумән, бу кешеләрне эш белән тәэмин итәргә ярдәм итә, дип ассызыклады ул, бүген авылга ярдәм төрле дәрәҗәдә башкарыла.

Шуннан Татарстан Республикасы Президенты республика территориясендә эре проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде: “Иннополис” шәһәр-иярчене, “Смарт Сити Казан” проектлары. “Иннополис” проекты федераль бюджет катнашында гамәлгә ашырыла, биредә ИТ-университет булачак, яңа инфраструктура булдырылды, җитештерү мәйданчыклары һәм башкалар.

Очрашуда катанашучылар бүгенге көндә Татарстан регионның икътисадый үсешенең яңа моделен күрсәтә, заманча технологияләр куллана, шулай ук территориясендә яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең тыныч һәм тату яшәвен, толерантлыкны тәэмин итә.

Ильяс Умаханов шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырыла торган башка проектлар белән дә кызыксынды.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, Kazansummit 2014 форумында катнашу өчен парламентарийларның зур делегациясе килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International