Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле ашта катнашты.
Эшлекле ашның темасы: "Киләчәк бүген ясала: Россия төбәкләре портреты. Россия Федерациясе регионнары икътисадларының дөнья системасына интеграциясе".
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Биредә булганнарның күбесенә Казандагы саммитта очрашу яхшы гадәткә әйләнде, дип билгеләде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел форумда 26 илдән 500 катнашучы, шулай ук Россия Федерациясеннән дә 14 регион теркәлгән.
Бүген конструктив әңгәмә кору бик әһәмиятле, чит ил бизнесы вәкилләреннән икътисадныж чынлап торып торышы турында ишетү мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты кыскача республикада икътисад торышы турында, алга таба үсеш планнары турында сөйләде.
МИ-17 Казан вертолетлары, “КАМАЗ” авыр йөк машиналары бөтен дөньяда инде билгеле, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда инновацион үсеш үзәге “Алабуга” МИЗ, Россиядә иң уңышлы махсус икътисадый зоналарның берсе, дип әйтте Татарстан Президенты, без сәнәгать паркларын икътисад үсешенең драйверлары итеп саныйбыз.
Төп инновацион проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” шәһәр иярченен, “Смарт Сити Казан” проектын атады.
Бүген республикада югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү буенча актив эш алып барыла, дип хәбәр итте ул, алдынгы предприятиеләр белән берлектә приоритет икътисад тармаклары өлкәсендә профессиональ белем бирү үзәкләре челтәре булдырыла. Республикада 30 вуз, шул исәптән федераль университет һәм ике милли тикшеренү университетлары эшләп килә, Россия Фәннәр академиясе бүлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясе бар.
2013 елда Татарстанга туры инвестицияләр күләме 400 млн. доллар тәшкил итте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, шул ук вакытта җыелган гомуми инвестицияләр күләме республикада 4 млрд. долларга җитте.
Татарстан Президенты бөтенесенә Kazansummit 2014та уңышлы эш һәм преспектив эшлекле элемтәләр урнаштыруны теләде. Ул шулай ук кунакларны татар халкының бай милли мәдәнияты белән танышу өчен Лаеш районында узачак Сабантуй милли бәйрәменә чакырды.