Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан әл-Мансури белән очрашты

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында бүген очрашуларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан Сәед Мөхәммәт әл-Мансури сөйләштеләр.

Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә Kazansummit 2014форумы кысаларында узды.

БГӘ делегациясе саммитта хөрмәтле кунаклар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, ул шулай ук БГӘ вәкилләренә Kazansummit чараларында катнашуга чакыуны кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген БГӘ – Татарстан Республикасының иң яхшы икътисадый партнерларының берсе. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мөнәсәбәтләре үсүе бик тә әһәмиятле, һәм без дә бу мөнәсәбәтләрдә катнашырга телибез, дип әйтте ул.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре белән элемтәләр урнаштыру безнең регионга бик тә мөһим бурыч, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстан территориясендә исламны 922 елда кабул иткәннәр, һәм якын арада Татарстанда исламны кабул итү көне билгеләнеп үтәчәк ( Изге Болгар җыены).

Татарстан Президенты кыскача республика икътисады турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, регион федерация субъектлары арасында социаль-икътисадый күрсәткечләре буенча беренче бишлеккә керә. Шуннан ул нефть чыгару һәм нефть эшкәртү юнәлеше турында сөйләде. Нефть химиясе өлкәсендә Татарстанда алдынгы предприятиеләр – “Түбән Кама нефть химиясе” һәм “Казаноргсинтез”, Татарстан илдә алдынгы пластмасса җитештерүче (полистирол, поликарбонат, АБС-пластиклар һәм башкалар).

Рөстәм Миңнеханов шулай ук машина төзелеше өлкәсе турында хәбәр итте, аерым алганда “КАМАЗ” ААҖ турында.

“Алабуга” МИЗ турында генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте. “Иннополис” МИЗ турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе линар Якупов сөйләде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан әл-Мансури, үз чиратында, Россия регионы буларак Татарстанның үсеш дәрәҗәсе бик югары икәнен ассызыклады. Ул шулай ук Россия һәм БГӘнең бүгенге мөнәсәбәтләрен дус һәм кардәш икәнен билгеләде.

Солтан әл-Мансури шулай ук БГӘ Татарстан белән берничә юнәлеш буенча туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер икәнен әйтте, шул исәптән туризм, туристлар агымын арттыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән.

Татарстанга визитыбыз турында җитәкчелеккә нотыгым бик тәфсилле булачак, дип әйтте Солтан әл-Мансури, без мәгариф, медицина һәм БГӘндә үскән башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итә алабыз, шулай ук икътисадның билгеле бер секторлары вәкилләре катнашында делегацияләр визитларын оештырып була. Аның сүзләренчә, БГӘ Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International