Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты республика халкын Сабантуй белән котлады
2014 елның 7 июне, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның
2014 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ
"Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш таба.
Язгы кыр эшләре тәмамланган бу көнне без Җир-анабызны һәм бай уңыш җыеп алу, республикабызны азык-төлек белән мулдан тәэмин итү өчен ял белми эшләгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Кыю батырларны данлыйбыз, ат чабышларында җиңүчеләрнең җитезлегенә сокланабыз, милли җырлар тыңлап, очкынлы биюләр карап хозурланабыз, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләрен алкышлыйбыз.
Бәйрәмнең ачык һәм үтемле булуы, аның халыкчанлыгы - татарстанлыларның уртак рухи мәдәниятенең мөһим өлеше һәм бөек казанышы. Мәдәният елы һәм Казаныбызның төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе быелгы Сабан туена яңа төсләр өстәр, аны күпсанлы тантаналар арасында кабатланмас вакыйга итәр дип ышанам.
Бәйрәмдә һәркем мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашып күңел күтәренкелеге өстәсен, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән якыннан танышсын, ярышу һәм шатлык хисен тоя алсын!
Барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов"
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз