Бүген Татарстанның Теләче районында татар халык бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Дума рәисе Александр Клыканов, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков һ.б. бар иде.
Традиция буенча, иртәдән үзәк мәйдан тирәли тамашачылар җыела башлады. Язгы кыр эшләре бетү уңаеннан үткәрелә торган бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларны рус, татар, керәшен утарларында җыр-бию һәм милли ризыклар белән каршы алдылар. Аларны сугыш һәм хезмәт ветераннары йортында да сәламләделәр. Мәйданда бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.
Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов кунакларны, район халкын, тамашачыларны сәламләде. Сабан туе – көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, дип билгеләп үтте ул. Бүгенге көн тарихка кереп калачак, чөнки бүген сыекландырылган табигый газ заводы төзелешенә старт бирелде, диде түрә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та районда яшәүчеләре Сабан туе бәйрәме белән котлады. Республика башлыгы сүзләренә караганда,Теләче районы үсеш ала. “Без спорт ярышларында җиңүчеләргә, үз хезмәтләре белән Теләче районы данын яклаучыларга рәхмәт белдерәбез. Районның үсеш динамикасы – ул сезнең хезмәтегез”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Ул район хезмәтчәннәренә, хөрмәтләп, дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Сабан туе зур мәгънәгә ия. Ул, ныклы икътисади үсеш өчен тырышучы авыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт белдерү”, - дип билгеләп үтте “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев.
Әстерхан өлкәсе Дума рәисе Александр Клыканов, аның төбәген Татарстан һәм Теләче районы белән күптәнге җылы мөнәсәбәтләр бәйләвенә игътибарны юнәлтте. Күптән түгел өлкәдә дә Сабан туе узды, дип билгеләп үтте ул. А.Клыканов фикеренә караганда, бу Сабан туе бөтен халык бәйрәменә әйләнгән. Ул шулай ук, аның төбәгендә татар телендә беренче китап нәшер ителде, моннан тыш, күптән түгел бөек татар шагыйре Г.Тукайга һәйкәл дә куелды, дип билгеләп үтте.
Соңрак, халык күңел ачу чаралары кызганнан-кызды, бәйрәм кунаклары күп санлы ярышлар уза торган мәйданнарда булды. Тамашачыларның күпчелеге көрәш мәйданын зур кызыксыну белән күзәтте. Күңелле ярышларны берсендә Валерий Голубев та катнашты: ул күзләрен бәйләгән килеш чүлмәк ватты. Сәхнәдә төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Мәртәбәле кунакларның игътибарын аркан буйлап йөрү тамашасы җәлеп итте. Бәйрәмдә авиашоу да булды, шулай ук парашютчылар да сикерде.
Ямьле Сабан туе берничә сәгатькә сузылды.