Татарстан Президенты мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлары белән очрашты

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлары, аларның педагоглары белән очрашты. Очрашу Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, республиканың иң эре вузлары җитәкчеләре катнашты.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгенең яңа бинасын карады һәм аны югары бәяләде. «Без мондый үзәк булганына бик шат. Биредә мәгариф сыйфатын актив бәяләү өчен бөтен шартлар булдырылган», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканың мәктәп балаларының предметлар буенча олимпиадаларда ил буенча өченче урыннан беренчегә күтәрерлек гайрәте бар. «Олимпиадалар буенча безгә илдә беренче урында булырга кирәк. Безнең моның өчен барысы да бар», - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге көндә акыллар өчен көрәш бара, һәм без сезнең кебек сәләтле балаларыбыз булганга шат», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты олимпиадаларда җиңүчеләргә.

Ул “олимпиадасылар” белән 4нче сыйныфтан алып вузга хәтле системалы эш алып баруның әһәмиятен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге эшнең нигезен интелектуаль потенциалны формалаштыручы, балалар белән тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашучы укытучылар алып бара. Татарстан Президенты республика вузлары җитәкчеләрен “олимпиадачылар” белән һәм алар командасы – укытучылары һәм остазлары белән тыгыз эш итәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелегенә Татарстанда сәләтле балалрны саклап калу бик мөһим. «Әлбәттә, сәләтле кешеләр үзләрен бөтен җирдә таба алалар, шулай да республикадагы шартлар сезнең монда калуыгызга ышанырга өмет бирә», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

«Мәктәп үзгәреп торырга тиеш – безгә лидерлар формалаштырырга, эшмәкәрлек рухын салырга кирәк, һәм бу өлкәдә безгә әле күбесен үзгәртергә кирәк», - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты.

Укучылар, остазлар һәм укытучылар чыгышларында республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Президентына игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашуда әйтелгән тәкъдимнәр арасында 2016 елда химия буенча халыкара олипиаданы үткәрү дә бар иде. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм тиешле ведомстволарга әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнүне йөкләде.

КФУ ректоры Илшат Гафуров”олимпиадачыларга” республиканың төп вузында махсус шартлар тудырылганы турында хәбәр итте, алар, аерым алганда, беренчел югары белемне кыскартылган срокта тәмамлауны күз алдында тота.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны, остазларын котлады һәм алга таба уңышлар теләде.

«Без халыкара дәрәҗәдә дә үзебезнең белем һәм максатчанлыгыбызны күрсәтербез дип ышанам», - дип әйтте Татарстан Президенты.

Ул укытучылар һәм остазларга бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, ә Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгенә автобус алуга һәм бер миллион сумга сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International