Рөстәм Миңнеханов: «Социаль хезмәткәрләрнең хезмәтен бәяли белергә тиеш без»

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Социаль хезмәт хезмәткәрләре җәмгыять өчен бик мөһим эш башкара, алар югары мораль һәм матди бәяләүгә, ихтирамга лаек. Бүген бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көненә багышлап Казанда уздырылган чарада хәбәр итте.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов социаль хезмәт күрсәтүнең алдынгы технологияләр һәм практикалар күргәзмәсен карап чыкты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 6 июнь көнне Мәскәүдә Социаль хезмәт хезмәткәрләренең IV бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, анда ике беренче һәм бер икенче урынны – Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләре алды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, социаль хезмәткәр хезмәте гади түгел, ул бик кирәкле хезмәт. «Татарстанда 10 мең социаль өлкә хезмәткәре бар, алар 1,5 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә, - диде Татарстан Президенты. – Уртача тормыш озынлыгы арта бара – бу бик яхшы, әмма бу социаль хезмәткәрләргә йөкләнешне арттыра».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, социаль хезмәткәрләр хезмәте бик кирәкле һәм аның өчен тиешенчә түләргә кирәк. «Без аларның хезмәтен лаеклы рәвештә бәяләп бетермибездер, әмма Россия Федарациясе Президенты указлары буенча без хезмәт хакын арттыру эшен алып барабыз һәм билгеләнгән графиктан бераз алдарак та барабыз», - дип белдерде Татарстан Президенты.

«Социаль ярдәм – гади генә эш түгел, һәркем бу эшне башкара алмый, һәм мин сезгә - күңелләре киң һәм бу эшне бөтен җаннарын салып башкарган кешеләргә - рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Без мондый хезмәтне бәяли белергә тиеш».

Татарстан Президенты социаль хезмәттә аеруча күп көч куйган хезмәткәрләргә «Татарстан Республикасы халкын социаль яклауның атказанган хезмәткәре» исемен бирү турында таныклыклар тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов күп балалы Заһидуллиннар гаиләсенә автомобиль ачкычын бүләк итте.

Аннары тантана кысаларында социаль хезмәт хезмәткәрләре кокурсының республика этабында җиңүчеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International