Казанның тарихи үзәгендә яңа биналарны төзү проектларын бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар карады. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкаклар катнашты.
Киңәшәм барышында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева карау өчен 10 яңа төзелеш проектын тәкъдим итте. Киңәшмәдә катнашучылар аларның күбесен хуплады, әмма кайбер проектлар буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.
Шулай ук ТР Президенты Түбән Кабан күле буенда Һади Такташ урамында офис үзәге төзелеше проектын тулысынча яңадан эшләүне йөкләде. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пыяла һәм бетоннан өч зур 8 катлы бина төзү проекты күл буе панорамасына туры килми. Ул биналарның катларын киметергә, тышкы ягын үзгәртергә, яр буенда уңайлыклар булдыруга игътибар итәргә киңәш итте.