Бүген Казанда Симонов урамында “Олимпионик” балалар бакчасы ачылышы булды. Балалар бакчасын ачу Россия көне белән туры килде.
Көтеп алынган вакыйга белән шәһәр халкын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады.
Авиатөзелеш районында урнашкан балалар бакчасы - 2370 кв. метр мәйданлы өч катлы бина. Мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән. Балаларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар булдырылган: йокы бүлмәләре белән 6 төркем өчен бүлмә, музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, азык-төлек блогы, юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны.
Җыелганнарны балалар бакчасы ачылышы белән Рөстәм Миңнеханов котлады. “Бүген икеләтә бәйрәм: без Россия көнендә бу искиткеч балалар бакчасын ачабыз, - дип билгеләде ТР Президенты. – Төп бурычыбыз – ул балаларыбыз турында кайгырту. Бүген Татарстан демографиядә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, аеруча Казан – үткән елда башкалада 18 мең бала дөньяга килгән”.
Республика башлыгы сүзләренчә, бер яктан, бу куаныч, икенче яктан – без мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен булдырырга әзер торырга тиеш. “Быел республикада 56 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, 15е ремонтланачак, - диде Миңнеханов. – Саннар турында әйтсәк, республика һәм ил бюджетыннан 5 млрд. сумнан артык акча бүленгән”.
ТР Президенты төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Бу бинаны бик яхшы төзегәннәр”, - дип бәя бирде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, иң мөһиме бу бинада җылылык рухы булуы. “Балалар бакчасы – аерым бер вакытны уздыра торган урын түгел, ә мәктәп, күнекмәләр алу. Аларның киләчәге монда формалашачак. Шуңа күрә монда эшләүче педагогларның роле мөһим”.
Сүзе соңында республика башлыгы бу балалар учреждениесендә яхшы коллективны берләштереп булачагына ышанычын белдерде.
Соңыннан ТР Президенты балалар бакчасы мөдире Алсу Агдамовага интерактив комплекс алуга сертификат тапшырды.
Бәйрәм торты тантананың кульминациясе булды.
Балалар бакчасында сабыйларның интеллектуаль һәм шәхси үсеше, сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау өчен, барысы да бар.
“Киләсе атнадан бездә балалар өчен адаптацион чор башлана”, - дип сөйләде Алсу Агдамова.