Казанда V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышы уза

2014 елның 13 июне, җомга

Кичә Казанда башланган “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының бүген пленар утырышы уздырыла. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнаша. Югары дин әһелләреннән Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдинов, Шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һ.б. бар.

Татарстан Президентын Рөстәм Миңнехановны хөрмәтләп, делегатлар аны аягүрә каршы алуын, форумның Казан казые, Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов укылышында изге дога белән башлануын билгеләп үтү урынлыдыр. Форумга исә Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 900 рухани чакырылган булып, аларның 815е форумга килгән. Бу хакта пленар утырышны алып баручы Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерде.

Татарстан җирендә дин әһелләре алдына чыккан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бисмилла белән сүзен башлап, бирегә килүләре өчен рәхмәт белдерде. Форум һәм аның кысаларында Изге Болгар җиренә сәфәр барып дога кылу, очрашып сөйләшү-киңәшләшү матур традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте Президент. Форумның Координацион советы төзелеп, килешенгән мәсьәләләрне хәл итү өчен даими эшли башлаячак, безнең бергә булуыбыз үзебезнең халкыбыз, үзебезнең динебез өчен кирәк - бергә булсак кына зур эшләр башкара алырбыз, дип, бу эшне хуплады. Татарстаннан читтәге татар халкы, аның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре сакланышында сезгә таянабыз, дип дин әһелләренә ышаныч баглады. Шушы юнәлештә эш башкаручыларга рәхмәт белдереп, безнең өчен боларны беркем башкарачак түгел, дип басым ясап әйтте Татарстан башлыгы. Аннары бер төркем дин әһеленә ТРның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР мөфтие Камил Сәмигуллин исә, узган форумда проект буларак кабул ителгән “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” татар мөселманнары өчен юл картасы ролен үтәрлек мөһим документ, ә форум шушы карта күрсәткән юлдан барганда эшләнергә тиешле гамәлләрне билгели, барлый торган чара буларак күзаллана, дип билгеләп үтте. Татарстан Диния нәзарәтенең тормышка ашырылган проектлары белән таныштырып, гомуммәгълүм “Хузур” нәшриятының бүгенгә 27 төрле исемдә китап бастырып чыгаруы, татар телендәге “Шура” журналы имамнар өчен махсус эшләнүе турында сөйләде.

Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов форумны оештыручылар һәм, шул исәптән һәртөрле ярдәм күрсәткән ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына рәхмәт әйтте. БТК БК карамагында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Координацион советы оештыруны хуплады. Кырымнан биредә делегация булуын исәпкә алып, Россиягә Кырым кушылгач, илебездә мөселманнар 400 меңгә артты, диде, кырымлыларны хезмәттәшлеккә чакырды. Соңыннан җәмгыятьтә имамнарның тотарга тиешле роле хакында фикер уртаклашты.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дин әһелләрен сәламләп, шулай ук форумны оештыручыларга аерым-аерым атап рәхмәт әйтте. Илдә тәртип гаиләдән башлана, гаиләдә тәртип булмаса, илдә дә шул хәл, дип, гаилә кыйммәтләренә, никах ныклыгына игътибарны юнәлтте. Имам да ата – ул авыл атасы, һәрхәлдә, шундый дәрәҗәгә җитәргә тиеш, чөнки җәмгыять тә - гаилә, дип, фикерен мисалларда нигезләде.

Мәчетләрдә коммуналь хезмәтләргә акча юк дип зарлану дөрес түгел, халыкка якынаерга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, ярдәмгә мохтаҗ белән хәллеләр арасында арадашчы булырга кирәк, дип, җәмгыятьне дингә, мәчетләргә җәлеп итү юлларын күрсәтте.

Чыгышының соңында Т.Таҗетдин, 27 июньдә уразага керәбез - Рамазан ае башлана, 28 июльдә Гает була, дип игълан салды.

Тәлгать Таҗетдинны исә мөнбәрдән залдагыларның күпчелеге тәкъбир әйтеп, аягүрә озатты.

Форумда РФ төбәкләреннән килгән имамнар чыгыш ясады, хәзерге вакытта җәмәгать Кол Шәриф мәчетенә җомга намазыга юл алды. Форум төшке аштан соң дәвам иттереләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International