Марат Әхмәтов: “Кырларда дым әле дә җитәрлек түгел”

2014 елның 13 июне, җомга

Үткән көннәрдә явып узган яңгырлар Татарстан кырларындагы хәлне яхшыртты, әмма ул әле дә катлаулы булып кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, көтеп алынган яңгырлар республикада төрле интенсивлыкта яуган. Түбән Кама һәм Чүпрәле районнарында яңгыр гомумән булмаган. “Тулаем алганда, Кырларда дым хәле әле дә әйбәт түгел”, - дип белдерде министр.

Быел 65 мм елына уртача норма урынына бары 22 мм яуды, кайбер районнарда тагын да әзрәк. Шул ук вакытта соңгы атналарның нәтиҗәле температуралары суммасы бер ярымга артыграк. 

“Без язгы культуралар уңышының бер өлешен югалттык инде”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Республика хуҗалыкларында 1 баш терлеккә уртача 4,7 центнер азык калган, быел 50 мең т печән, 120 мең т сенаж әзерләнгән – 1 баш терлеккә бары 1,2 центнер азык. 

Сөткә отышлы сатып алу бәяләре хуҗалыкларның табышын күпмедер арттырган. Марат Әхмәтов сүзләренчә, ел башыннан республикада 460 мең т сөт савып алынган, бу үткән ел күләменнән 2 процентка күбрәк. Табыш 8 млрд.сумнан арткан – үткән елның бу чорыннан 3 млрд. сумга күбрәк.

Татарстанда үткән чорда терлекчелек буенча табыш 21 млрд.сум булган – үткән ел күрсәткеченнән 22 процентка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International