Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан (Федераль) университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнаштылар.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Хасэгава әфәндегә Татарстан республикасына җавап визиты өчен һәм VI Россия-Япония инвестицион форумы кысаларында Токио шәһәрендә узган очрашулары өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты кунакларга хәбәр иткәнчә, форум кысаларында бик уңышлы очрашулар үткәрелгән, шул исәптән хезмәттәшлек итүче алдынгы Япония компанияләре белән һәм хезмәттәшлек итәргә планлаштырыла торган компанияләр белән. "Программа бик кызыклы иде, без Иокогама шәһәрендә сәнәгать территорияләре тәҗрибәләрен өйрәндек", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
"Нәтиҗәле эш алып барылды, ләкин Украина белән бәйле вакыйгалар аркасында бераз кискенлек сизелде, - дип әйтте ТР Президенты. - Шулай да инде булган проектлар буенча эшлекле мөнәсәбәтләрне без дәвам итәбез. Сәяси кризис дипломатия юлы аша хәл ителергә тиеш. Без якын арада яклар үзара яраклы карарга килерләр дип ышанабыз".
"Мин соңгы ун елда Россия-Япония мөнәсәбәтләренең киңәюе барганын әйтәсем килә. Шул исәптән, товар әйләнешен, бердәм проектларны һәм инвестицион багланышларны истә тотып, Татарстан Республикасы да яхшы урында тора" - дип ассызыклады ТР Президенты.