Казанның Горький, Ленин, Боратынский, Толстой музейларында үзгәртеп кору эшләре азагына якынлаша

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Бүген “Татарстанда тарихи-мәдәни мирас үсеше һәм аны саклап калу: нәтиҗәләр һәм перспективалар” темасына узган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова шулай дип белдерде. Матбугат очрашуында шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Светлана Персова хәбәр иткәнчә, 2011-2013 нче елда Казанда 96 мәдәни мирас объекты реставрацияләнде, 285 объект тәртипкә китерелде. Объектлардагы эшләр, нигездә, фундамент, түбә, идән астын, фасадны, интерьерны төзекләндерүдән гыйбарәт булган. Мәдәният министры урынбасары билгеләп узганча, Универсиадага әзерлек 2011 нче елда Казанның тарихи үзәген саклап калу юнәлешендә эшләрне башлап җибәрүгә этәргеч бирде. “Бүген Казанда гына түгел, республика күләмендә күп кенә объектларда эшләр дәвам иттерелә. “Мирас” программасы кысаларында 8 мәдәни мирас объектында эшләр алып барыла”, - диде ул. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан ул вакытта мөшкел хәлдә булган Казан үзәгендәге дүрт музейны реставрацияләүгә акча бүлеп бирелгән: бу Горький, Ленин, Боратынский, Толстой музейлары. Әлеге объектларда үзгәртеп кору эшләре азагына якынлаша. Ленин музеенда инде экспозицияне ягы өлешчә әзер, калган объектларда экспозиция эшләре көтелә.

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Тәтештә Молоствовлар утары, Менделеевскида Ушковлар утары, Саба районы Сатыш авылында мәдрәсә һәм башка объектларны реставрацияләү буенча проектларны эшләүгә заказ бирелгән. “Мирас” программасы кысаларында һәм “Россия мәдәнияте” федераль максатчан программасында катнашу нәтиҗәсендә, Казанның Галиев мәчете, Казансуда һәлак булган хәрбиләргә храм-һәйкәл кебек объектларда эшләр алып барыла. “Казанда һәм Татарстанда һәйкәлләрне торгызуга инвесторларны җәлеп итү дәвам иттерелә. Казанның хосусый инвесторлар белән эш тәҗрибәсе, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, республика күләмендә җәелдереләчәк. Республикадагы тарихи шәһәрләр яңартылу юлында”, – дип белдерде С. Персова.

Казанның Иске Татар бистәсенә килгәндә, Олеся Балтусова әйтүенчә, хәзерге вакытта Каюм Насыйри урамы буенча фикер алышу бара. “Без туристик автобуслар хәрәкәтен оештыру кебек проблеманы күтәрәбез, парковкага каршы модульләр мәсьәләсен карыйбыз. Күп кенә йортлар инде файдалануга бирелгән”, - диде ул.

Мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу юнәлешендә эшләр уңышлы барса да, бүгенге көндә куркыныч астында берничә һәйкәл калган, алар буенча җәмәгатьчелек катнашында фикер алышу бара. Бу Шаляпин туган Лисицын йорты (Казанның Пушкин урамы, 10 нчы йорт) һәм Чистайда куну йорты һәм башкалар. Лисицын йортының милекчесе – “Дром” ҖЧҖ. Объектның фасад өлешенә тукыма сузылган. Реставрация процессын юри озакка сузу сизелә, дип саный О. Балтусова. Ташланган биналар исемлегендә шулай ук Жуковский урамындагы (15 нче йорт) бер йорт исәпләнә. ТР Президенты ярдәмчесе әйтүенчә, милекче аңа “җан өрергә” ашыкмый. Горький яшәгән әлеге йорт ишегалды тимер коймалар белән уратылган, анда нәрсә барганлыгын ачыкларлык түгел, ди ТР Президенты ярдәмчесе. К.Маркс, 56 адресы буенча урнашкан һәм ТР Дәүләт торак фондына тапшырылган бина мөшкел хәлдә. “Заказчы объектларны тәгаенләү белән авырлыклар кичерә, шуңа күрә проектлауны төгәлли алмый. Гомумән, объектларның билгеләнеше гади мәсьәлә түгел, бүген актуаль булган проблема: милекчеләр җәмәгатьчелекне хәбәрдар итү йөзеннән фикер алышулар оештырмый, урбанистлар, тарихчылар, белгечләр катнашында “баш мие штурмнары”н оештыру файдалы булыр иде”, - дигән тәкъдимен җиткерде Олеся Балтусова.

Ул ассызыклап узганча, Казан үзәген яңартып коруда хосусый инвесторлар төп хәрәкәт итүче көчкә әверелде. Әйтик, бер ASG компаниясе ярдәме белән генә дә Казан үзәгендә 26 объект сакланган, аларда эчке як эшләре алып барыла. “Мәсәлән, Изге рух төшүе чиркәвен (церковь сошествия Святого духа) реставрацияләүне мисалга китереп була. Элеккеге курчак театры булган бу бина епархия карамагына бирелде, күрше бина да аларга тапшырылды. Миңа билгеле булганча, анда православие гимназиясен булдыру ниятләнә”, - дип белдерде ТР Президенты ярдәмчесе. Ул хәбәр иткәнчә, чиркәүдән ерак түгел Казан һәм Чистай епископы Иоасаф (Удалов) йорты сакланган. “Былтыр Тихомирнов урамы киңәйтелгән вакытта, без аннан мәхрүм кала яздык, тик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары игътибары нәтиҗәсендә, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, йорт бүрәнәләргә таркатылып, башка җиргә күчерелде. Ул челтәрләргә тоташтырылган, хәзер интерьерны реставрацияләү буенча эшләрне башкарырга кирәк. Рестраврацияләү эшләренә, ярдәм йөзеннән, акча җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International