Денис Мантуров Казанда Симонов исемендәге ТКБда булды.

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Бүген Россия Федарациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда Симонов исемендәге тәҗрибә- конструкторлык бюросы эшләнмәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

«М.П. Симонов ис. ТКБ» ААҖ ФҖБ башта спорт авиациясенең тәҗрибә-конструкторлык бюросы буларак барлыкка китерелгән иде. Бу бюро Михаил Петрович Симонов җитәкчелегендә төзелгән иде, ул соңыннан Сухогой ТКБ генераль конструкторы, Су-27 очкычларын уйлап табучы һәм гамәлгә ашыручы булды. 60 нчы еллардан алып ТКБ очучысызлык тематикасы белән шөгыльләнде. Предприятиедә МиГ-19, МиГ-21, Миг-23, Л-29, Ла-17ММ очучылы самолётлар базасында һава мишеньнәре эшләнде. 90 нчы еллардан соң предприятие бу теманы актив рәвештә тормышка ашыра башлады һәм 2009 елда һава мишеньнәрен һәм «Дань» модернизацияләнгән комплексын дәүләт дәрәҗәсендә сынап карады, нәтиҗәдә Россия Федарациясе Хәрби Көчләре коралларына «Дань-М» модернизацияләнгән комплексы өстәлде.

Бүген предприятие очучысыз авиация комплексларын эшләү һәм техник эксплуатацияләү, һава мишеньнәре эшләү, Су-30МК, МиГ-29 тибындагы очкычларны һәм С-300, С-400 тибындагы системаларны эшкәртү өчен мишень вәзгяте булдыру белән шөгыльләнә.

Предприятиенең үзенең җитештерү-техник базасы бар, ул эшләнмәләр циклы операцияләрен үтәргә, яңа авиация техникасының тәҗрибә үрнәкләрен әзерләргә һәм сынарга ярдәм итә.

2014 елның апрелендә предприятиенең атамасы «М.П.Симонов ис. тәҗрибә конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе дип үзгәртелде.

Предприятиедә булганда Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов «М.П.Симонов ис. тәҗрибә конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе тарафыннан А.Н. Туполев ис. КНИТУ-КАИ белән берлектә яңа төзелгән «КАИ-Композит» җитештерү участогы белән таныштылар.

Аннары кунаклар җыю участогына керделәр, анда Татарстан Республикасы Президентына һәм Россия Федарациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрына озак араларга оча торган очучысыз аппарат күрсәттеләр, бу аппарат демонстратор буларак ясалган, аңа уникаль керосинда эшли торган дизель авиация двигательләре куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International