РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Идел бу федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка Татарстанда гамәлгә ашырыла торган инновацион проектларны тәкъдир иттеләр

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» инновацион проектларын гамәлгә ашыру турында бүген Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Идел бу федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка сөйләделәр.

Проектларны Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуы кысаларында тәкъдир иттеләр (ГТРК «Корстон» КСКК, Казан).

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

«Корстон» КСКК фойесында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый казанышлары күргәзмәсе куелган иде. Беренче стенд 2013 ел йомгаклары буенчаТатарстанның сәнәгать, агросәнәгать секторындагы, ИТ, инновацияләр һәм башкалар өлкәсендәге икътисадый күрсәткечләргә багышланган иде. Республика үсеше турында кыскача гына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов сөйләде.

«Иннополис» юлдаш-шәһәрчеге техник-гамәлгә ашыру тибындагы махсус икътисадый зонасын үстерү турында кунакларга Татарстан Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда дәүләт хезмәте күрсәтүләре порталыннан файдаланучылар саны 1 миллионнан артып киткән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, масштаблы һәм уникаль «Иннополис» инновацион проектын гамәлгә ашыруны комментарлап, «Иннополис» МИЗда беренче чиратта төзеләчәк инфраструктура объектлары, шулай ук якын елларда проектны үстерү перспективалары турында сөйләде.

Аннары Николай Патрушевка һәм Михаил Бабичка суднолар төзелеше һәм авиатөзелеш, машина төзелеше, җайланмалар җитештерү, шул исәптән импорт сыешлылык өлкәсендә Татарстан казанышларын тәкъдим иттеләр.

«Иннополис» махсус икътисадый зонасының икенче мәйданчыгы - «Смарт Сити Казан» «акыллы шәһәре» проектын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов тәкъдир иттте. Ул «Смарт Сити Казан» территориясе бүленәчәк зоналар турында сөйләде, болар: парк зонасы, торак зонасы, күргәзмә комплексы зонасы, кластерлар хакында – мәгариф, медицина һәм башкалар, югары технологияле җитештерү зонасы хакында хәбәр иткте. Линар Якупов сүзләренчә, «Смарт Сити Казан» территориясендә 1,6 млн. кв. метр торак, 1 млн. кв. метр коммерция инфраструктурасы һәм башкалар төзү планлаштырыла.

Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе секторы турында кыскача гына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов сөйләде.

Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү күргәзмәсен караганнан соң кунаклар һәм чакырылганнар Иминлек мәсьәләләрен алып баучы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуына юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International