Казанда «Имин шәһәр” системасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә узган киңәшмәдә “Имин шәһәр” программа-аппарат комплексын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР буенча ЭЭМ базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан Михаил Бабичка “Имин шәһәр” системасын эшләтеп күрсәттеләр. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ дежур частендә Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле хезмәткәрләрнең бөтен республика буенча видеокүзәтү камераларыннан сурәтләрне тикшерүләрен карап торды. Монда полициядә мөрәҗәгатьләрне теркәүнең бердәм системасы операторлары эшли – Татарстанда эчке эшләр органнарына кергән барлык мөрәҗәгатьләр шушы системага кертелә.

Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич искә төшергәнчә, бу система Россиянең күп шәһәрләрендә эшләп килә. Әмма аларның техник, технологик составы, башкарган бурычлары күләме төрлечә килеп чыккан.

Ул билгеләп үткәнчә, хосусый сак системалары да актив үсә икән.

«Тагын бер мәсьәлә - системаны үстерү һәм аңа хезмәт күрсәтү белән кем шөгыльләнергә тиеш, - диде Михаил Бабич. – Безгә бердәй хәл ителешләрне табарга кирәк».

Михаил Бабич сүзләренчә, Татарстан “Имин шәһәр” системасын үстерүдә шактый алга киткән, чөнки республика җитәкчелеге күптән инде төрле тармакларда ИТ-инфраструктурасын үстерүгә күп көч куя. «Без Татарстанда комплексның бөтен мөмкинлекләрен күрергә һәм башка регионнарда нинди тәҗрибә кулланырга кирәклекне ачыкларга тиеш», - диде М.Бабич.

Аннары “Имин шәһәр” системасын үстерү турындагы төп нотык белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International