Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Милли иминлек советы Секретаре урынбасары Реза Сәйфуллахи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Реза Сәйфуллахи Казанда Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнаша. Иран Милли иминлек советы Секретаре урынбасарын сәламләп, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Ислам Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяли. Мөнәсәбәтләр үсешендә Иранның Казандагы Генераль консуллыгы да зур роль уйный. Яклар берничә мәртәбә делегацияләр алмаштылар, 2011 елның декабрендә Тегеранга визиты барышында Рөстәм Миңнеханов шул вакыттагы Иран Президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад белән очрашкан.
«Кызганычка каршы, безнең арадагы товар әйләнеше зур түгел, безгә икътисадтагы мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк, - дип саный Р. Н. Миңнеханов. – Без товарларыбызны Иранга чыгарасыбыз килә, шул ук вакытта Иран продукциясе дә Татарстан базарына кирәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Иранның мәгариф, мәдәният өлкәсендә багланышлары үсеп килә. Иран вәкилләре даими рәвештә Татарстанда уздырылган форумнарда катнашалар, Ислам Республикасы кинематографистлары Казанда узучы Халыкара мөселман киносы фестивалендә лауреатлар һәм җиңүчеләр булалар.
«Безнең икътисад охшаш – нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше. Шуңа күрә дә без хезмәттәшлек өчен юнәлешләр табар идек, - дип мөрәҗәгать итте Реза Сәйфуллахига Рөстәм Миңнеханов. - Безнең Иранга визитыбыз барышында сездә инновацияләр актив үсүне күрдек. Без дә бу юнәлештә актив эшлибез, бу да безнең хезмәттәшлекнең бер тармагы була алыр иде, дип саныйм».
Реза Сәйфуллахи үз чиратында раслаганча, Россия-Иран мөнәсәбәтләре алга таба бара һәм күп тармакларны үз эченә ала. Р.Сәйфуллахи фикеренчә, иминлек буенча мондый очрашулар уздыру ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.
«Безнең мөнәсәбәтләрнең потенциалы бүгенге дәрәҗәдән югарырак булырга тиешлеге белән ризалашам. Эшләнгәннәре дә бар, әмма активрак булырга кирәк», - диде. Рөстәм Миңнехановка ул Ислам Республикасы белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә шәхсән өлеш кертергә вәгъдә итте.